25 май 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Путин бүләгенә лаек булган Әлфинур әби: «Җиде генә балабыз булганга ирем бик борчылды»
Россия Президенты Владимир Путин Казанда яшәүче 7 бала әнисе Әлфинур Әскәрованы «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләде. Картлыгында шундый зур дәрәҗәле бүләккә лаек булган әбекәй шатлыгын яшерә алмый. «Бу кадәр зурларлар, димәгән идем», – ди ул.
-
Язмыш
Рания Габидуллина: «Авыруларны, мохтаҗларны йөрәгемә сыйдыра алам»
Ул башкача яши алмый. Аның йөрәгендә бөтен кешегә урын бар. Ятимнәр, авыруларга ярдәм итә алганына сөенә ул. Арчада гомер итүче 53 яшьлек Рания Габидуллина дөньяга үз җылысын өләшә.
-
Яңалыклар
Марат Яруллин сөенечле яңалыгы хакында хәбәр итте
Яшь җырчы Марат Яруллинның сөенечле яңалыгы бар. Аны Казандагы концерты вакытында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесе белән бүләкләгәннәр.
-
Яңалыклар
Татарстанда 2 айлык бала ваннада тончыгып үлгән
Узган ялларда Чаллының 51нче комплексында ваннада бала юындыру фаҗига белән тәмамланган.
-
Яңалыклар
Хуҗалыкларның терлек азыгы җитештерү чорына әзерлеге тикшерелә
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әле язгы чәчү - кыр эшләре төгәлләнеп өлгермәде, инде аларның икенче бер җаваплы кампаниягә - терлек азыгы җитештерү чорына әзерлекләре тикшерелә башлады.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән мәктәпләрдә ясалма фәһемне өйрәнә башлаячаклар
Россия укучылары 1 сентябрьдән тирәнәйтелгән дәрәҗәдәге информатика дәресләре кысаларында «ясалма фәһем» профилен өйрәнә башлаячак, дип хәбәр иткән РИА Новостига биргән интервьюсында Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
-
Яңалыклар
Татарстанда 29 градус җылы, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
Бүген, 25 майда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар ява, көндез боз явуы ихтимал.